Хирург салкында тән өши башлауның беренче билгеләрен әйтте
Республика клиник хастаханәсенең үлекле яралар хирургиясе бүлеге табибы Айрат Ахунҗанов борын очы, колак агарганда җылы урынга керергә кирәклеген искәртте.
Салкында тире өши башлауның беренче билгеләре турында бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Республика клиник хастаханәсенең үлекле яралар хирургиясе бүлеге табибы Айрат Ахунҗанов сөйләде.
«Борын очы, колакның агаруын күргәндә җылы урынга керергә кирәк. Кулларга килгәндә, элек бияли популяр иде, хәзер перчатка кияләр. Перчаткада бармаклар аерым булганлыктан, кул тизрәк туңа башлый», - диде ул.
Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов әйтүенчә, туңган, яисә өшегән кеше акрын уйлый башлый.
«Туңганда кешенең фикерләве акрыная, ул сорауларга гадәттәгечә тиз түгел, ә озак җавап бирә. Бу сак булырга кирәк дигән сүз», - дип сөйләде табиб.
Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела. Беренче эш итеп өшегән урынга 5 сантиметр калынлыктагы медицина мамыгын 12 сәгатькә бәйләп куярга кирәк. Мамык булмаса, башка җылы тукыма белән дә бәйләргә була. Өшегән урынга кар ышку катгый тыела.
Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, ул үләргә мөмкин.
“Салкын вакытта туңу һәм өшү – гадәти хәл. Өшүнең дүрт стадиясе бар. Беренче стадиядә тире агара, кул һәм аяклар оеый. Икенчедә өшегән урында үтә күренмәле сыклык җыелган куык чыга. Өченчесендә хирург ярдәме таләп ителәчәк. Дүртенче стадиядәге кешегә ярдәм күрсәтмәсәләр, ул комага китәргә, яисә үләргә мөмкин”, - диде ул.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа