Хезмәттәшләребез – җирле “Бугульминская газета” “ТАССРның 100 еллыгы – журналистлар күзлегеннән” конкурсында катнаша
Конкурска журналист Вячеслав Дементьевның "История республики в предметах старины" эше тәкъдим ителгән.
Татарстанда Татарстан АССР юбилеена багышланган чаралар үткәрелә. Алар республика тарихында зур роль уйнаган әһәмиятле вакыйгаларга һәм кешеләргә багышланган.
Истәлекле датаны бәйрәм итү кысаларында, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «ТАССРның 100 еллыгы – журналистлар күзлегеннән» конкурсы оештырылды.
Конкурска "Бугульминская газета" корреспонденты Вячеслав Дементьевның "История республики в предметах старины" эше тәкъдим ителгән. Материалда ул йөз елга якын туган якны өйрәнү музее архивларында саклана торган экспонатлар, төбәкнең танылган рәссамнарының туган якның истәлекле урыннарына багышланган картиналары турында сөйли.
100tatarstan.ru сайтында журналистның материалы белән танышырга һәм үз тавышыңны бирергә мөмкин.
Хөрмәтле бөгелмәлеләр, үз тавышыгыз белән үз районыбыз газетасына ярдәм итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia