Хезмәт ветеранының туганнары Бөгелмә табибларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр
Шулай ук рәхмәт сүзләре ветераннар хәрәкәте активистлары адресына да яңгырады.
“Бөгелмә РҮХ хирургия бүлегенең медицина персоналына: 1нче хирургия бүлеге мөдире И.С. Лотфуллоевка, хирург И. И. Гыйльмановка һәм шәфкать туташларына зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Безнең әниебез һәм әбиебез Валентина Трофимовна Киселевага игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт.
Агымдагы елның көзендә аңа, хезмәт ветераны һәм 1930 елда туган тыл хезмәтчәненә, операция ясадылар, бары тик РҮХ хирургия бүлегенең барлык медицина персоналының кайгыртучанлыгына күрә генә ул аны уңышлы кичерде.
Шулай ук Бөгелмә шәһәре ветераннар хәрәкәте активистларына: С. А. Попова, Л. М. Гәрәева, И. А. Рощинага ярдәмнәре һәм транспорт белән урынга илтергә булышканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Зур рәхмәт сезгә!!! Кызы һәм оныклары”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа