Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» милли проекты

2020 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итү өчен хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру» федераль проекты кысаларында, предприятие хезмәткәрләрен укыту.

«Бөгелмә шәһәре халкын эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән укытуны оештыру мөмкинлекләре турында хәбәр итә.

Хезмәткәрләрне укытуны оештыру Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында халыкны эш белән тәэмин итүнең ведомство үзәкләре тарафыннан «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» милли проекты составына керүче «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Эш бирүчегә хезмәткәрләрне укытуны оештыру өчен бюджет акчалары исәбеннән субсидия бирелә. Эш бирүче үз хезмәткәрләрен субсидия акчалары исәбеннән укытуны мөстәкыйль оештыра.

Субсидия эш бирүченең персоналны укытуга киткән чыгымнарын финанс белән тәэмин итүгә (тулы күләмдә аванслауга) бирелә, бу эш бирүчегә укыту өчен түләүгә үз акчаларын юнәлтмәскә мөмкинлек бирә.

Эш бирүчегә субсидия алу өчен Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәгенә Министрлыкның 13.05.2019 № 366 боерыгы белән расланган форма буенча субсидия алуга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 4-20-12 - Анна Валерьевна Кудрявцева яисә Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 15 йорт, 10 кабинетка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса