Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Хатлар йорты” “Ак Барс” хоккей командасы турында татарча открыткалар чыгарган

Алар Казан командасының Гагарин Кубогы өчен «көрәшә» башлануына багышланган.

«Хатлар йорты» татар телендәге яңа открыткалар коллекциясен тәкъдим иткән.

Яңа открыткалар сериясе чыкканлыгын берләшмә җитәкчесе Энҗе Садыкова үзенең инстаграмында хәбәр иткән. “Әлеге коллекция хоккейны бөтенләй икенче яктан — көчле татар сүзләре ярдәмендә ача”, – ди ул үзе.

Садыйкова сүзләренә караганда, открыткалар чыгару “Ак Барс” хоккей командасының Гагарин Кубогы өчен матчларда катнашуына багышланган. Казан командасы Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналына чыкты.

“Бу котлаулар сезнең дусларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм җанатарлар өчен бик яхшы бүләк булачак!”, – ди “Хатлар йорты” җитәкчесе.

Күпчелек открыткаларда бозда килеп чыга торган төрле хәлләр сурәтләнгән. Мәсәлән, “Көрәш” язуы хоккейчыларның сугышуы булган фотога язылган. Ә «Ышаныч» сүзе белән открыткада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның фотосурәте урнаштырылган. Язулар рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/11-03-2021/ob-edinenie-hatlar-yorty-vypustilo-seriyu-tatarskih-otkrytok-o-hk-ak-bars-5811855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса