Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Халыкның рухи дәвасы

Һәр туган тел бөек үзенчә, гасырлардан күчкән гасырга, саклагыз сез туган телегезне иң зур хәзинә ул асылда.

Китап… Бу сүзгә никадәр сер, тарих сыйган. Китап ул – халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Алай гына да түгел, китап – халыкның ерак гасырлардан килгән чал тарихы. Ул яшь буынны халкыбызның җыр-моңнары, бәетләре, шигърияте, чәчмә әсәрләре белән таныштыра.

Быел “Татар поэзиясе антологиясе”нең нәшер ите-лүенә 65 ел тулды. Менә шул уңайдан, үзәк китапханә-нең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучыларын “Туган тел хәзинәсе” дип аталган танып-белү сәгатенә чакырдылар.

Татар поэзиясе антологиясе – 1956 елда Казанда татар китап нәшриятендә матур әдәбият редакциясе тарафыннан бастырылган. Анда төрле авторларның иң күренекле лирик әсәр-ләре (тулысынча, яки әсәр-дән өзекләр) тупланган: татар поэзиясенең Кол Галидән (Кол Гали, якынча 1183 елда туган) башлап, Гамил Афзалга (1921 елда туган) кадәрге чорын эченә алган.

Татар поэзиясе антологиясе 4 бүлектән тора:

1. “Татар халык поэзиясе” (җырлар, бәетләр, борынгы җырлар, солдат җырлары, мәхәббәт җырлары);

2. “Татар шагыйрьләре” (Гали Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Утыз Имәни һ.б.);

3. “Совет чоры халык поэзиясе” (җырлар, бәетләр, туган ил турында җырлар, уен җырлары);

4. “Татар совет шагыйрьләре” (Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Илдар Юзеев, Гамил Афзал, Хәсән Туфан, Фәтих Кәрим һ.б.).

Беренче бүлегендәге борынгы җырлар белән таныштыру барышында укучылар белән әңгәмә оештырылды. Җырлар аша алар авыл халкының авыр хезмәте белән таныштылар. Тарих белән үрелеп барган хезмәт тәр-

биясе укучыларның игътибарын җәлеп итте. Китапха-нәчеләр әлеге бүлеккә урнашкан Хәернисә бәетен-дәге вакыйганың Бөгелмә шәһәренә кагылышлы булуын әйтеп уздылар.

Укучылар китапның икенче бүлегендә урын алган  “Яхшылык турында”гы шигырендә күтәргән тема-ның бүгенге көндә дә үзенең актуальлелеген югалтмавын ассызыкладылар. “Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең”, “Яманлык иткән яманлык табар” – дигән мәкальләр балаларның күңеленә сең-мичә калмагандыр, мөгаен.

Өченче бүлектәге әсәрләр белән танышканнан соң, балалар үз яшьтәшләре башкаруындагы “Челтәр элдем читәнгә” исемле җырның видеоязмасын зур кызыксыну белән карадылар.

Дүртенче бүлек белән танышу татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин башкаруында Фәтих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” шигыренең видеоязмасын караудан башланып китте.

Укучыларга, аеруча, төрле илләрдәге татар артистларының күренекле татар шагыйрәсе, драматург,

Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия иясе Гөлшат Зәйнәшеваның “Кояш гомере” шигыренә язылган җырын башкаруы бик тә ошады.

Очрашу азагында балалар антологиядән үзлә-ренә ошаган әсәрләрне берсеннән-берсе сәнгать-ле итеп сыйныфташларына тәкъдим иттеләр. Менә шундый чараларны укучылар белән ешрак үткәрергә кирәклегенә инанып, рухи канәгатьләнү хисләре белән киләсе очрашуларга кадәр саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса