Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Халыкара наркомания белән көрәш көне

«Алдан уйла!»

Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында 26 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Алдан уйла!» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә В. Козловның «Наркоманны коткару буенча җитәкчелек», А. Данилинның «Балаларны наркотиклардан ничек саклап калу», Т. Братилованың «Гаиләдә наркотикларга бәйле кеше бар. Нишләргә?" дигән китаплары тәкъдим ителгән; ата-аналар өчен “Яшүсмер һәм наркомания” мәгълүмати буклеты; наркомания проблемасына багышланган “НаркоНЕТ" журналыннан мәкаләләр урын алган. Шулай ук китапханәче укучыларга наркоманиянең нинди куркыныч янавы һәм наркотик матдәләр куллануның ихтимал нәтиҗәләре турында сөйләде, яшьләрне наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштырды, алар танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзләрен ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр. Балалар кеше бәхете турында сөйләделәр, тормыш мәгънәсе турында, биш минутлык «кайф» өчен үз тормышыңны җимерү кирәкме икән? – дип фикер алыштылар. Яшьләр спорт белән шөгыльләнү һәм актив яшәү рәвеше күпкә матуррак дигән нәтиҗәгә килде!

 

Н. Ә.  Сушкова,

Үзәк балалар китапханәсе мөдире вазыйфаларын бпашкаручы.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса