Халыкара изгелек чагылышы көне
Балалар командаларга бүленеп, конкурсларда катнаштылар, чаналарда шудылар, кышкы футбол уйнадылар, җырлар җырладылар.
«Халыкара изгелек чагылышы көне» кысаларында, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Бөгелмә җирле бүлекчәсе активистлары «Ялкын» социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен мавыктыргыч уеннар һәм квест үткәрделәр.
Балалар командаларга бүленеп, конкурсларда катнаштылар, чаналарда шудылар, кышкы футбол уйнадылар, җырлар җырладылар. Приют территориясендә табышмаклар белән язмалар эзләү квесты аеруча мавыктыргыч булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа