Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

КФУ китапханәсендә 1885 елгы китап табылган

Документны Казахстан фәнни хезмәткәрләре тапкан

Казахстан фәнни хезмәткәрләре Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә уникаль китап - «Гади казахлар өчен кодекс» әсәренең оригиналын таптылар. Аның авторы - Казахстан әдәбияты классигы Абай Кунанбаев.

«Китап Казанда 1886 елда Император университеты типографиясендә дөнья күргән. Әлеге документның бер өлеше - «Гади казахлар өчен кодекс». Аны казах әдәбияты классигы Абай төзегән», - дип сөйләде кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова.

Казахстаннан фәнни хезмәткәрләргә документтан күчермәсен алырга мөмкинлек бирелде һәм «Кодекс» Абай дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына юнәлде. Хәзерге вакытка кадәр Казахстанда әсәрнең оригиналын күрмәгәннәр - ул XIX гасырның төрки-татар телендә гарәп графикасы белән язылган.

Китап 1885 елда Семипалатинск өлкәсендә съезд нәтиҗәләре буенча кабул ителгән рәсми документлар җыентыгы булып тора. 

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса