Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кешене хезмәт бизи

Бөгелмә районы Зеленая Роща авылында яшәүче, совхоз производствосының өлкән механизаторы Мөкатдәс Сабир улы Латыйпов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның хезмәт стажы 50 елдан артык.

Мөкатдәс Сабир улы 1935 елда әти-әнисе белән Зеленая Роща авылына күчеп килә. Совхозның ике зур барагы тулысынча тулы булган. Латыйповлар гаиләсенә елга ярында землянка төзеп керергә туры килә. Анда алар яңа торак төзегәнче, ике ел яшиләр. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөкатдәс Латыйпов совхозда эшли: тракторларга су, эскертләрдән печән ташыган.

Сугыш вакытында аның өлкән апасы Әдибә тракторчылар курсларын тәмамлый һәм гомер буе тимер атында эшли.

Мөкатдәс Сабир улы армиядә тыныч вакытта хезмәт итә. Демоби-лизацияләнгәннән соң, Бөгелмә механизаторлар мәктәбенә укырга керә һәм шул вакыттан бирле комбайннар һәм тракторларның барлык төрләрендә эшләп, техника белән аерылмый. Мөкатдәс Сабир улы, тәҗрибәле һәм белемле механизатор буларак, “Семеновод” совхозының 1нче бүлекчәсе механигы булып эшли.

Хатыны Сәкинә Мәҗит кызы бе-лән дүрт бала (өч кыз һәм бер ул) тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә алты онык һәм ике оныкчыкка сөенеп яши.

Мөкатдәс Сабир улын бу истәлекле көндә туганнары, күршеләре, Башкарма комитет вәкилләре, Зеленая Роща авыл җирлеге ветераннар советы әгъзалары хезмәт сөючәнлеге һәм тормышчанлыгы өчен зур рәхмәт сүзләре белән тәбрик иттеләр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса