Кешеләргә – изге теләктә
Бөгелмә хастаханәсендә эшләүчеләрнең яртысыннан күбесен шәфкать туташлары тәшкил итә. Аларның саны табиблардан дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә дә нәкъ менә шәфкать туташлары һәм аларның ничек эшләве сәламәтлек саклау системасының нигезен тәшкил итә дию һич хата түгел. Бөгелмә районы дәвалау учреждениеләрендә эшләүче өлкән һәм баш шәфкать туташлары өчен оештырылган психологик тренинг...
Бөгелмә хастаханәсендә эшләүчеләрнең яртысыннан күбесен шәфкать туташлары тәшкил итә. Аларның саны табиблардан дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә дә нәкъ менә шәфкать туташлары һәм аларның ничек эшләве сәламәтлек саклау системасының нигезен тәшкил итә дию һич хата түгел.
Бөгелмә районы дәвалау учреждениеләрендә эшләүче өлкән һәм баш шәфкать туташлары өчен оештырылган психологик тренинг аларның эш үзенчәлекләрен искә алып төзелгән иде. Урта медперсонал җитәкчеләре белән ике көн дәвамында психолог, бизнес-тренер Татьяна Савельева шөгыльләнде.
- Бу дәресләрдән без катлаулы ситуацияләрне ничек чишәргә, каршылык туган очракларда ике арада уртак тел табарга, кешеләргә ничек итеп уңай йогынты ясарга, шатлыклы уйлар уятырга икәнен белдек, бик күп файдалы күнекмәләр үзләштердек. Үзебезне дә, хезмәттәшләребезне дә яңа яктан ачкандай булдык, - ди тренингта катнашкан хезмәткәрләр.
Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә авыруларны бар яклап та нәтиҗәле дәвалый алырлык яхшы команда булдыру максатыннан, мондый психологик дәресләр үткәрү дәвам иттереләчәк. Чираттангы тренинг бүлек мөдирләре өчен оештырылачак.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа