Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңелле яңалыклар, элекке мәшәкатьләр  

БЕРЕНЧЕ КӨННӘРДӘ  Яңа 2020 елның беренче эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР баш идарәсе Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек бүлеге начальнигы Максим Пестеревны туган көне белән котлаудан башланып китте. Утырышны алып баручы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров аны җылы котлады, эштә  тотрыклылык, гаиләсенә иминлек, сәламәтлек теләде.  

Эшлекле киңәшмә узган бәйрәм һәм озын каникул вакытында шәһәр-районда булган күңелле вакыйгаларны барлау белән дәвам итте. Болар: Бөгелмәдән Элеонора һәм Илшат Булатовларның “ТАССРның 100 еллыгы елы” дип игълан ителгән юбилей елын  каршы алган төндә Бөгелмәдә беренче бала буларак, икенче уллары Давытның тууы һәм агымдагы елда ГХАТ бүлегендә теркәлгән беренче яшь пар – Ирина Анатольевна белән Дмитрий Сергеевич Жариновларның гаиләсен тәбрикләү. Гаиләләрнең икесенә дә  иң изге теләкләр җиткерелде, “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек медале, юбилей хөрмәтенә символика төшерелгән баш киеме белән шарф һәм сертификат тапшырылды.    

Чыршы соклангыч булды 

Иске елны озату, Яңа елны каршы алу мәшәкатьләре дә, Раштуа бәйрәме дә инде артта калды.  Шәһәрдә һәм районыбыз авылларында бу көннәрдә хәтерләрдә уелып калырлык матур, эчтәлекле һәм киң масштаблы чаралар үтте. Аларны мәдәният,  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, мәгариф идарәсе оештырды.  

Шәһәрнең үзәк мәйданы иң әһәмиятле бәйрәм чараларын үткәрә торган төп урын булды. Исегезгә төшерик, быел ул бигрәк тә матур бизәлгән иде. Хәзер республикада муниципаль берәмлекләрдә иң матур бизәлгән чыршы һәм территорияләрне ачыклау эше бара. “Безнең әлеге бәйгедә призлы урын алырга да өметебез бар”, – диде утырышны алып баручы Л. Закиров.   

Һәрвакыт әзерлек сызыгында 

Утырышта бәйрәм көннәрендә, шәһәрдәшләр һәм райондашлар ял иткән вакытта да аларның куркынычсызлыгын, иминлеген, тынычлыгын саклау, яшәү шартларын тәэмин итү белән мәшгуль булган – алны-ялны белмичә, эш урыннарында төп вазыйфаларын башкарган хезмәткәрләрнең эше турында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, янгын-коткару часте начальнигы Евгений Антонов, Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илнар Вилданов чыгышлары тыңланды.      

Кышкы юллар такыр була аламы?  

 Эшлекле киңәшмәдә шулай ук урамнарны кардан чистарту, юлларны карап тоту турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгышы да тыңланды. – Кышкы чорда юлларны, урамнарны, парк һәм ишегаллары территорияләрен, сулык өстен карап тоту дигән төшенчәнең тулы бер эшләр комплексын тәшкил итә, – дип сүзен башлады докладчы. – Болар: юлларны кар көртләреннән арындыру, карны чистартып түгү,  автомобиль юлларын, җәяүлеләр сукмакларын бозлавыктан саклау һ.б. Бу эшләрне вакытында башкару кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген, шулай ук транспорт чараларын саклауны да тәэмин итә. Юл хуҗалыгы объектларын, урам һәм юллар челтәрен карап тоту дигәндә, беренче чиратта автотранспорт хәрәкәтенең дә, җәяүлеләрнең дә өзеклексез һәм хәвефсез юлларда хәрәкәт итә алуы күздә тотыла. Ә тагын урам юлларының, ишегалларының санитар торышы, төзекләндерүнең эстетик чагылышы; юл капламнарының хезмәт итү срогын озайтуга  йөз тоту бик мөһим. Бу максатларга ирешү өчен хәрәкәт юлындагы артык-нәрсәләрне җыеп алу, карны вакытында чистартып түгү, кышкы чорда бозлавыкка каршы чаралар күрү, тиешле очракларда химик матдәләр куллану кирәк.   

    Федераль һәм территориаль  юлларга “Татнефтедор” ҖЧҖ Бөгелмә автоюллар идарәсе хезмәт күрсәтә. 2020 елда юл, тротуарлар һәм күперләрне карап тоту, сезонлы эксплуатацияләү, санитар чистарту буенча электрон аукционда “Бөгелмә сервис” җәмгыяте җиңеп, әлеге вазифаларны үз өстенә алды. Хәзер бу предприятие карамагында барлыгы 20 берәмлек техника бар. Болар:   роторлы кар чистарту җайланмасы – 1, катнаш юл чистарту машиналары – 4, автогрейдерлар – 3, мини төягечләр – 3, “К-700” – 1, кар төягеч – 2, фронталь төягеч 1 берәмлек.    

 2020 елның 1 гыйнварына бозлавыкка каршы кулланыла торган материаллар запасыннан тоз-ком катнашмасы – 80, тоз – 60, ком – 600, реагентлар 16 тонна тәшкил итә иде.  

 1 – 10 гыйнварда шәһәр урамнарыннан, тротуар, парк, бакчалардан полигонга барлыгы 2 145 тонна кар җыеп чыгарылды. Коммуналь хезмәтләр тәүлекнең 24 сәгатендә дә әзерлек сызыгында булдылар. Беренче чиратта пассажирлар йөртүче шәһәр автобуслары, автотранспорт хәрәкәте аеруча көчле булган урамнар чистартыла. “Бөгелмә Сервис” подряд оешмасы диспетчерлык һәм бригадалар эшчәнлеген тәүлек әйләнәсенә өзлексез тәэмин итә. 

Ә ишегалларын чистарту белән идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре шөгыльләнә. Алар карамагында 9 берәмлек махсус техника бар. Моннан тыш, идарәче компанияләр кышкы чорда 8 берәмлек махсус техниканы арендага алу килешүләре төзеделәр. Ишегалларын чистарту белән шөгыльләнүчеләр – штатта 190 кеше.  

Суыклар көчәя яки кар-бураннар була калса, трассалардагы юлчыларга ярдәм оештыру өчен махсус “Буран” планы әзер. Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан урамнарны предприятие һәм оешмаларга беркетү планы эшләнде. Болар хакында өстәмә мәгълүмат җиткерәчәкбез.  

 “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, “кайнар линия” телефоннары аша кергән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр вакытында тикшерелә, алар буенча чара күргәч, мәгълүмат җиткерүчегә җавап җибәрелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса