Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңел җылысы

Бәйрәм көнне бистәнең барлык ир-атларын котладылар, хәзерге вакытта Ватаныбыз сагында торган егетләрне дә онытмадылар. Барлык яклаучылар өчен иң яхшы җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады.

Хәрби хезмәткә алынучы солдатларның әниләрен бәйрәм белән котлау мәдәният йортының матур традициясенә әверелде. Татарстан Респуб-ликасы Бөгелмә муниципаль районының “Карабаш шәһәр тибындагы поселогы” муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Илгиз улы Җәләев бу көндә үз Ватаныңны яратырга, хөрмәт итәргә һәм якларга, ә кирәк булган очракта, аны лаеклы саклый белергә дигән зур мәгънә салынуы турында чыгыш ясады. “Призыв–2021” видеопрезентациясен караганнан соң, патриотик хисләр тәрбияләгән өчен рәхмәт йөзеннән солдат әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Бәйрәм чарасында, гадәт-тәгечә, олысы да кечесе дә бик теләп катнаша. Быелгы концертның иң яшь катнашучысы, 4 яшьлек Виктор Тифунляне аерым билгеләп үтәсе килә. Егетебез Эдуард Асадовның “Берегите своих детей” шигырен шундый дәрт белән укыды, хәтта зал тынсыз калып тыңлады һәм көчле алкышларга күмде.

Патриотик чарабыз быел да бер сулышта узды. Катнашучылар да, килгән кунаклар да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса