Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кече һәм урта бизнес өчен яңа кредит программасы булачак

Татарстанда Россия Саклык банкы һәм Google компаниясе эшләгән «Бизнес-класс» программасы зур уңыш белән апробация үтте. Бүген Казанда матбугат конференциясендә Саклык банкы Президенты, банкның идарә рәисе Герман Греф икенче уртак программаны да республикада сынап карарга ниятләүләрен җиткерде. Саклык банкы башлыгы яңа проект турында җентекләп сөйләп тормады. Әмма матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан...

Татарстанда Россия Саклык банкы һәм Google компаниясе эшләгән «Бизнес-класс» программасы
зур уңыш белән апробация үтте. Бүген Казанда матбугат конференциясендә Саклык банкы Президенты, банкның идарә рәисе Герман Греф икенче уртак программаны да республикада сынап карарга ниятләүләрен җиткерде.

Саклык банкы башлыгы яңа проект турында җентекләп сөйләп тормады. Әмма матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сер пәрдәсен бераз ачты.

«Тиздән яңа программа булачак - кече һәм урта бизнес системасы кредитлары буенча була ул. Аның буенча эшмәкәрләргә субсидияләр артыннан йөрергә кирәк булмаячак, эшмәкәр кредитны 5 процент белән алачак, ә калган сораулар гадиләштерелгән вариантта чишеләчәк. Әлеге программаны без шулай ук Татарстанда эшләп караячакбыз. Һәм без әлеге яңа программадан максималь дәрәҗәдә файда алырга тырышачакбыз», - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса