Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кече авылларда - күчмә сәүдә нокталары

Республикада кечкенә авыллар халкын көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен махсус җиһазландырылган машиналар эшләп тора. 2016 елда кибетләре булмаган 500 авылда күчмә сәүдә оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә стационар сәүдә объектлары Татарстанның 780 торак пунктында юк икән. -- Сәүдә машинасы кайсы көнне, сәгать ничәдә киләсе авыл халкына...

Республикада кечкенә авыллар халкын көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен махсус җиһазландырылган машиналар эшләп тора. 2016 елда кибетләре булмаган 500 авылда күчмә сәүдә оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә стационар сәүдә объектлары Татарстанның 780 торак пунктында юк икән.

-- Сәүдә машинасы кайсы көнне, сәгать ничәдә киләсе авыл халкына алдан хәбәр ителә. Азык-төлектән тыш, сорау буенча көнкүреш техникасы, электр товарлары, җиһаз һәм башка кирәкле нәрсәләр алып барыла. Уртача һәр автолавка авылга бер тапкыр чыкканда уртача 8 -- 10 мең сумлык товар сатып кайта, -- дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса