Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кәбирә апа 100 яшен тутырды

​​​​​​​Кәбирә апа гомере буе балаларга белем биргән.

Баулыда яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Кәбирә Мәрданова туганнары һәм балалары белән зур юбилеен билгеләп үтте. Аңа 100 яшь тулды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Гомере буе балалар укыткан Кәбирә апа бүген дә мөлаем йөзле, ачык зиһенле. Барлык яңалыкларны да белеп, дөнья белән бергә атларга тырыша ул. Юбиляр сүзләренчә, балалары аның өчен газета-журналлар яздырып ала, китапханәдән китаплар алып кайта.
Кәбирә апа тормыш иптәше Шаһинур белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Барысына да яхшы тәрбия һәм белем биргәннәр.
Бүгенге көндә Кәбирә апа кызы Дилбәр карамагында ун оныгы һәм уналты оныкчыгына сөенеп яши.
Юбилей уңаеннан Кәбирә Мәрданованы Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да тәбрикләде, Россия президенты Владимир Путинның котлавын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса