Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казлар, үрдәкләр, бал һәм “Яшь гвардияче”ләр...

Узган шимбә - 30 сентябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы продуктлары һәм азык-төлек товарлары сату буенча традицион көзге ярминкәнең чираттагысы узды. Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, агросәнәгать комплексы оешмалары үзләре җитештергән товарларны базардагыдан арзанрак бәягә тәкъдим иттеләр. Яшелчә, ит, сөт продуктлары, йомырка, тавык, каз, үрдәк, бал һәм башка...

Узган шимбә - 30 сентябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы продуктлары һәм азык-төлек товарлары сату буенча традицион көзге ярминкәнең чираттагысы узды.

Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, агросәнәгать комплексы оешмалары үзләре җитештергән товарларны базардагыдан арзанрак бәягә тәкъдим иттеләр. Яшелчә, ит, сөт продуктлары, йомырка, тавык, каз, үрдәк, бал һәм башка бик күп нәрсәләр бар иде ярминкәдә. Килүчеләрнең берсе дә диярлек буш кул белән китмәде. Ә инде өлкән яшьтәге сатып алучыларга, матур традиция буенча һәм "Өлкән буын" федераль партия проекты кысаларында, әйберләрен автобускеа кадәр илтергә, өйләренә кайтарып куярга "Бердәм Россия Яшь гвардияче"ләре Бөтенсоюз оешмасының Бөгелмә җирле бүлеге активистлары ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса