Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанның тагын бер сәүдә үзәгендә намаз уку өчен бүлмә ачылачак

Анда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар һәм юыну өчен ике бүлмә җиһазландырылачак.

21 октябрьдә Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачыла. Ул цоколь катында урнашачак. Анда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар һәм юыну өчен ике бүлмә җиһазландырылачак. Бу хакта РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенә сылтама белән Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу – Татарстанда унынчы намаз бүлмәсе. 2020 елда сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен ачу буенча РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе инициативасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашырга ниятли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса