Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанның Ак таш елъязмасы

Халыклар дуслыгы китапханәсендә “Казанның Ак таш елъязмасы” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды.

 Халыклар дуслыгы китапханәсе кунаклары – 10нчы мәктәпнең 5-6нчы сыйныф укучылары, китапханәчеләр белән берлектә, меңъеллык тарихны, һәр һәйкәлне һәм аларда чал тарих чагылыш тапкан Казан шәһәренә мавыктыргыч виртуаль сәяхәткә юл тоттылар. Башкала буйлап сәяхәт иткәндә, һәр тукталыш саен укучылар Казанның истәлекле урыннары турында белделәр, архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.

“Таш әкият” тукталышында Казан Кремлендә “булдылар”, төрле тарихи чорларның архитектура комплекслары белән таныштылар.

“Бауман урамы” тукталышы кунакларны тарихи һәм заманча һәйкәлләр күплеге белән таң калдырды.

“Казан гербы” һәм “Казан гаеплеме?” тукталышларында китапханәче кунакларны шәһәргә нигез салынуы турындагы кайбер риваятьләр белән таныштырды. Казан турындагы мавыктыргыч фактлар укучыларда зур кызыксыну уятты.

Чарага “Казанның Ак таш елъязмасы” дигән китап күргәзмәсе һәм матур слайд-презентация әзерләнгән иде. Кунакларга “Казан турында риваятьләр” мультфильмы да ошады.

 

Р. САДРИЕВА,

китапханәче

М. Миңгазетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса