Казаннан Сочига түбән бәядән самолет билеты сатып алырга мөмкин
Сочига Россиянең 7 шәһәреннән ташламалы билетлар белән очарга мөмкин. 17 майдан 26 майга кадәр Казан, Самара, Чиләбе, Уфа, Әстерхан, Ульяновск, Пермь шәһәрләреннән Сочига түбән бәядән самолет билеты алып була, дип хәбәр итә "КрасАвиа" дәүләт авиакомпаниясе матбугат хезмәте. Билет бәясенә һәр кешегә 20 килограмм авырлыктагы йөкне бушлай алып бару да керә....
Сочига Россиянең 7 шәһәреннән ташламалы билетлар белән очарга мөмкин. 17 майдан 26 майга кадәр Казан, Самара, Чиләбе, Уфа, Әстерхан, Ульяновск, Пермь шәһәрләреннән Сочига түбән бәядән самолет билеты алып була, дип хәбәр итә "КрасАвиа" дәүләт авиакомпаниясе матбугат хезмәте.
Билет бәясенә һәр кешегә 20 килограмм авырлыктагы йөкне бушлай алып бару да керә.
Уфа - Сочи (юл салымын кертмичә) арасында билет бәясе - 4,5 мең сумнан 5,2 мең сумга кадәр;
Ульяновск - Сочи - 5 мең сум ;
Чиләбе - Сочи - 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;
Пермь - Сочи - 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;
Казан - Сочи - 2,9 меңнән 3,9 мең сумга кадәр;
Самара - Сочи - 3 меңнән 4,9 мең сумга кадәр;
Әстерхан - Сочи арасында билет бәясе - 2,5 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр.
Сочидан Казанга һәм Казаннан Сочига очу 16 июньнән 6 сентябрьгә кадәр Як-42 самолетында чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.
tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа