Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирергә дигән тәкъдимне 2,4 миллионнан артык кеше хуплаган

Барлык документлар һәм мөрәҗәгатьләр РФ Президенты Владимир Путинга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Республика Дәүләт Советы үтенече белән бергә җибәрелде.

Мэриядә узган онлайн-брифингта Татарстан башкаласы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев тә Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады.

Татарстан башкаласы – мактаулы исем алуга дәгъва кылучы 20 шәһәрнең берсе. Мондый тәкъдим белән 2,4 миллионнан артык кеше чыккан. Алар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюков, РФ Хезмәт Герое, ТР Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев һ.б. бар.

Моннан тыш, Россия Фәннәр академиясе эксперт бәяләмәсе алынды, аннан күренгәнчә, Казанның мактаулы исем алу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Барлык документлар һәм мөрәҗәгатьләр РФ Президенты Владимир Путинга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы үтенече белән бергә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса