Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казандагы дизайн студиясе беренче татар клавиатурасын булдырды

Казанның "Теория" дизайн студиясе беренче "Басма" татар клавиатурасын булдырды. Аңа татар телендәге алты хәреф, ягъни Ә, Ң, Җ, Ө, Ү, Һ, өстәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче татар клавиатурасы текст басканда телләрне күчерү мәсьәлсен хәл итәчәк. Аны булдыручылар татар хәрефләрен клавиатура уртасында...

Казанның "Теория" дизайн студиясе беренче "Басма" татар клавиатурасын булдырды. Аңа татар телендәге алты хәреф, ягъни Ә, Ң, Җ, Ө, Ү, Һ, өстәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче татар клавиатурасы текст басканда телләрне күчерү мәсьәлсен хәл итәчәк.

Аны булдыручылар татар хәрефләрен клавиатура уртасында - уң һәм сул кул бармаклары эшләү чигендә урнаштырган. Бу исә "Басма" клавиатурасы белән эшли башлауны җиңеләйтә. Алты яңа төймә өстәлү белән клавиатурада берни дә үзгәрми, ул нибары озынчага сузылачак. Шулай ук уңайлы булсын өчен, анда нокта һәм өтер өчен аерым төймәләр куелган.

Клавиатураның тәҗрибә өчен булган үрнәге һәм принципиаль микросхемасы әзер. Әмма аны күпләү җитештерә башларга 1 миллион сум акча кирәк. Акча детальләр, клавиша һәм корпус ясау өчен тотылачак. Ә клавиатураның үзен җитештерү чыгымнары алда әйтелгән бәягә әле кертелмәгән.

Казанның "Теория" дизайн студиясе кирәкле акчаны Planeta.ru краудфандинг платформасында (интернетта төрле проектларны ясарга акчалар бирүчеләр җыелган урын - Т.-и.) җыярга тырыша. 1 миллион сумны җыеп, татар клавиатурасын җитештерә башлаганчы тагын ике-өч ай үтәчәк, дип белдерә студия вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса