Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда узачак БДБ илләре уеннары логотибында бәхет кошы сурәтләнәчәк

БДБ илләре уеннарын 20 августтан 27 августка кадәр Татарстан башкаласында уздырырга җыеналар.

Казанда БДБ илләре уеннары логотибында бәхет кошы сурәтләнәчәк, ә барс аларның талисманы булачак. Логотипның идеясе Казан студенты Альбина Сафиуллинаныкы, талисманны Мәскәүдән Ибраһим Дурдиев ясаган. Яшьләр БДБ илләре уеннары өчен визуаль образ проектларын эшләү буенча узган конкурста җиңделәр. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кош каурыйлары Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсендә катнашучы илләрнең флаглары төсенә буялган, ә бәхет кошы үзе ярышларда катнашучыларның спортка булган мәхәббәтен символлаштыра.

«Бу логотипны без «Тормыш өчен» яшьләр үзиреклеләр хәрәкәте» волонтерлык хәрәкәте командасы белән эшләдек. Ничек гаҗәпләндерергә икән, дип бик озак уйладык, ниндидер гадәти булмаган нәрсә тәкъдим итәргә теләдек. Башта скакалка тоткан кызны, аюны сурәтләргә уйлаган идек, ләкин бу образлар инде таныш. Бөтен команда яхшы эшләде, мәсәлән, минем коллегам Илүзә Фәрхетдинова безнең уйдырманы төгәл итеп рәсемдә күрсәтә алды», — ди Сафиуллина.

Ярышларның визуаль образы проектын эшләүгә конкурс гыйнварда старт алды. Конкурс комиссиясе адресына 11 гариза килде. Күпчелек авторлар Казаннан, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.

БДБ илләре уеннары 20 августтан 27 августка кадәр Татарстан башкаласында узачак, аларга Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украинадан 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге 3,6 мең спортчы киләчәк.

Уеннар программасында 21 спорт төре — баскетбол, бокс, яр буе волейболы, өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (мини-футбол), билбауларда көч сынашу һәм көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат кебек спорт төрләре күрсәтелә. Барлыгы 280 комплект медаль уйнатылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса