Казанда тугызынчы каттан Mercedes машинасына балкон рамасы килеп төшә
Машинаның алгы тәрәзәсенә һәм капотына зыян килә.
Парковкадагы автомобильгә зур биеклектән балкон рамасы килеп төшкән. Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралган.
Бу хәл Камалеев урамындагы 8нче номерлы йорт ишегалдында булды. Биредә 9 катта ике ир-ат балкон рамнары белән эшләгән. Бер мизгелдә рама төшеп китә. Тугыз катны үтеп, рама Mercedes машинасы өстенә төшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа