Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды

Фильмны караганнан соң автор үзенең автографын куеп китапларын укытучыларга бүләк итте.

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды. Биредә Россиянең 26 төбәгеннән 400 укытучы һәм татар автономиясе вәкилләре катнаша. Өч көн дәвам итәчәк чараның беренче көнендә ераклардан килгән укытучылар борынгы Казанның тарихи урыннарына сәяхәт кылды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Кичен алар язучы, 12 китап авторы Равилә Шәйдуллинаның «Үксезләр» дигән әсәре буенча режиссер Нурания Жамали куйган нәфис фильм карады. Кино башланыр алдыннан анын иҗат төркеме –  Н.Җамали, Р.Шәйдуллина һәм актер Әлфинур Хисами белән очраштылар, сорауларга жавап алдылар.

Фильмны караганнан соң автор үзенең автографын куеп китапларын укытучыларга бүләк итте. Бүген мөгаллимәләр Казан шәһәре мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булачак. Съезд программасында Казанның кызлар гимназиясенә һәм «Адымнар» мәктәбенә бару да каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса