Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда "Kazan-Arena" территориясендә 150 динозавр "терелә"чәк

150 фигурадан иң биегенең озынлыгы 20 метрга җитә Июнь башында "Kazan-Arena" стадионы территориясендә динозаврлар паркы - «Юркин парк трэвел» эшли башлаячак. Искәртеп узабыз: Татарстан башкаласында андый парк пәйда булачагы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битендә урнаштырылган хәбәрдән мәгълүм булды. "Спаста музей-күргәзмә үзәге" автоном-коммерцияле булмаган оешманың (Киров шәһәре) коммерция...

 

150 фигурадан иң биегенең озынлыгы 20 метрга җитә

Июнь башында "Kazan-Arena" стадионы территориясендә динозаврлар паркы - «Юркин парк трэвел» эшли башлаячак. Искәртеп узабыз: Татарстан башкаласында андый парк пәйда булачагы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битендә урнаштырылган хәбәрдән мәгълүм булды.

"Спаста музей-күргәзмә үзәге" автоном-коммерцияле булмаган оешманың (Киров шәһәре) коммерция директоры Руслан Арсланов журналистларга сөйләгәнчә, 6,5 гектарлы мәйданчыкта 150 динозавр фигурасы урнашачак, аларның 105 хәрәкәтләнщ ала. "Динозаврлар аяклары, койрыклары, күзләрен селкетә, сулый ала һәм төрле тавышлар чыгарачак", - дип билгеләп үтте ул.

Койма артындагы фигураларга кагылырга рөхсәт ителми - моның өчен аерым динозавр фигуралары куелачак. Иң биек фигураның озынлыгы якынча 20 метрга җитәчәк. "Андый озын фигуралар булачак, әмма күп түгел", - дип аңлатты спикер. Иң кечкенә динозаврның үлчәме - 50х40 см тирәсе. "Барлык динозаврлар да металл каркасларга урнаштырылган, алар җирдә нык басып тора. Куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен өстәмә беркеткечләр дә булачак", - дип тәгаенләде спикер. Динозавр фигуралары Кытайның Сычуань вилаятендә эшләнгән.

Руслан Арсланов сүзләренчә, парк төзелеше шәхси инвестицияләр хисабына башкарыла. "Проектның бәясе турында сөйләшергә иртәрәк әле", - диде ул.

Паркны төзегән вакытта ясалма үлән һәм агачлар китереләчәк. "Бу күңел ачу паркы гына түгел, ул белемнәрне арттырырга да булышачак", - дип ассызыклады Арсланов. Әйтик, балалар махсус зоналарда үзләрен археолог һәм палеонлотоглар сыйфатында сынап караячак. Аркадалы уеннар зонасы да булачак, шулай ук төсле ком белән ясап, динозаврлар сыны әвәләп тә булачак, мастер класслар да оештырыла. Кунаклар динозаврлар фигуралары белән фотосурәткә төшә, ә балалар кайберләренә утырып та йөри алачак.

Моннан тыш, 30 м диаметрлы бассейнда балалар аждаһа һәм динозавр рәвешендәге көймәләрдә йөри ала. Шулай ук картинг зонасы да каралган, анда ике трасса булачак.

Паркка керү бәясе 500 сум тәшкил итәчәк. 14 яшькәчә балаларга керү бушлай булачак, әмма олылар белән генә. Шул ук вакытат бер өлкән кеше үзе белән ике баланы алып керә ала. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга паркка бушлай керү мөмкинлеге бирелә. 25 кешедән торган төркемнәргә бушлай экскурсовод хезмәте тәкъдим ителә.

Динозаврлар паркы иртәнге 9дан кичке 10га кадәр эшләячәк. Сүз уңаенда, паркка күңел булганчы йөрергә була. "Килүчеләр агымы нинди булыр дигән сорауга җавап биреп булмый, Казан - безнең өчен таныш шәһәр түгел", - дип билгеләп үтте Руслан Арсланов.

Ул ассызыклаганча, бүгенгә Кировтан кала башка шәһәрләрдә мондый проектлар юк. "Без Казан кызыклы шәһәр дип таптык һәм шәһәр кешеләре, Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләргә шундый бүләк ясарга булдык", - диде ул.

Динопарк стадион территориясендә 15 октябрьгә кадәр эшләячәк.

татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X