Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда җир өсте кичүе лифтында бикләнеп калган кызны һәм аның әнисен коткарганнар

Хатын-кыз һәм аның бер яшьлек кызы бер сәгатьтән артык бикләнеп утырган.

Казанның Әмирхан проспекты һәм Чистай урамы чатында җир өсте кичүе лифтында бикләнеп калган кызны һәм аның әнисен коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә 19.13 сәгатьтә Әмирхан проспекты һәм Чистай урамы чатында бер хатын-кызның кечкенә кызы белән җир өсте кичүе лифтында бикләнеп калуы хакында хәбәр килгән.

Алар анда инде бер сәгатьтән артык бикләнеп утырган. Урынга хезмәт күрсәтү оешмасы механигы килгән, әмма берни дә эшли алмаган.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре баскыч ярдәмендә лифтка күтәрелгән, бер яшьлек сабыйны кулларына күтәреп алып чыккан, шуннан соң аның әнисенә өскә күтәрелергә ярдәм иткән.

Хатын-кыз медицина ярдәменнән баш тарткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса