Казанда иң шәп зоопарк ачыла
«Замбези елгасы» дигән яңа зооботаника бакчасы ачыла, күрмичә калмагыз!
Шимбә көнне, ниһаять, “Замбези елгасы” дигән яңа зооботаника бакчасы ачыла.Зоопаркны төзү эшләре 2015 елда башланган иде.
Анда барысы 35 төрдән артык җәнлек күченгән. Бүген яңа вольерларда су сыеры, крокодиллар, гамадриллар, страуслар, Мисыр челәннәре, пантер ташбакалары, Браззан маймылы, сурикатлар, даманнар, дик-диклар, арысланнар, зәңгәр гну, Бразилия маймыллары, лемурлар һәм башка җәнлекләр яшәп ята. Алга таба ул тулыланып торачак. Язга жираф, горилла, шимпанзе кайтыр дип көтелә. Африка питомнигыннан дүрт фил кайтачак, әлегә аларны кайтару маршруты төзелә. Җәйгә ташбака, елан, үрмәкүчләр дә күченгәч, “Замбези елгасы”нда 100дән артык җәнлек яшәячәк.
– Бөтен җәнлекләр дә иганәчеләр акчасына сатып алына. Россиядә мондый практиканың әле булганы юк, – ди зоопарк директоры Фәнис Нурмөхәммәтов.
Африка филләре белән кара мөгезборыннар да бездә генә булачак, ди. Андыйлар әлегә бер генә зоопаркта да юк икән. Гориллалар да Мәскәүдә генә бар икән, тиздән безгә дә кайтып җитәчәкләр. Гомумән, 85 процент яңа җәнлекләр кайтачак икән.
Зоопаркта инде чыршы бизәлгән, кунакларга Чыршы бәйрәмнәре дә уздырылачак. Бәяләре кыйммәт булмаган ресторан-кафелар да эшләячәк. Якын-тирәдә мондый зоопарклар юк. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтүенчә: зоопарк – Россиядә иң шәбе. Моңарчы иң яхшысы дип Ижауныкы санала иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа