Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда Җиңү Байрагын 50 метрлы флагштокка күтәрделәр

Байрак күтәрү тантанасы Җиңү паркында узды.

Бүген Казанның Җиңү паркында Җиңү Байрагын 50 метрлы флагштокка күтәрү тантанасы узды. Бу - 75 ел элек Рейхстагка куелган II дәрәҗә Кутузов орденлы 150нче Идрицк укчылар дивизиясе штурм әләменең төгәл күчермәсе.

Казан югары танк команда училищесы курсантлары Россия һәм Татарстан Дәүләт байракларын, шулай ук Казан шәһәре байрагын композитор Александр Александровның «Священная война» җыры яңгыраганда күтәреп чыкты.

Җиңү байрагын күтәрү командасын Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов видеоэлемтә аша бирде.

«Бөек Ватан сугышы елларында 27 млн совет кешесе һәлак булды. Әмма бүген без Бөек Җиңүне тантана итәбез. Геройларыбызга мәңгелек дан. Җиңүчеләргә мәңгелек дан, - диде фронтовик. - Бөек Җиңү Байрагын күтәрергә!»

Җиңү байрагы Россиянең дәүләт реликвиясе, нацистлар Германиясен Җиңүнең рәсми символы булып тора.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса