Казанда гадәттән тыш хәл режимын кертмәделәр, халыкка куркыныч янамый
Ут факелының биеклеге 2 метрга кадәр кимегән, халыкка куркыныч янамый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанда гадәттән тыш хәл режимы гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр өчен кертелгән.
«Әлеге гадәттән тыш хәл локаль характерда һәм шәһәр тормышына тәэсир итми, шуңа күрә кайбер гаммәви мәгълүмат чараларының “Казанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде“ дип язулары чынбарлыкка туры килми.
Шәһәр территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелмәгән», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Унике сәгать дәвамында янгын сүндерүчеләр янәшәдәге газлы цистерналарны суыталар. Утны 10.40 сәгатьтә “йөгәнли” алдылар. Яну факелының биеклеге 2 метрга кадәр кимегән. Хәл Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә тора. Халыкка куркыныч янамый
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа