Казанда дүртенче тапкыр температура рекорды теркәлде
Алдагы абсолют максимум 57 ел элек булган.
Казанда 2020 ел башыннан дүртенче тапкыр Казанда температура рекорды теркәлде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Казан-Сокол авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 19 февральдә Татарстан башкаласында максималь температура +2 градус тәшкил итте.
Алдагы абсолют максимум 57 ел элек булган. 1963 елда Казан метеостанциясендә һава температурасы 1,8 градуска кадәр күтәрелгән.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа