Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда даруларны өйгә китереп бирә торган беренче даруханә ачылды

Рөстәм Миңнеханов якын арада республикада шундый ун хаб барлыкка киләчәген искәртеп, шушы хезмәт өчен рәхмәтен белдерде.

Бүген Казанда даруларны өйгә китерәчәк «Сбер Еаптека» беренче даруханәсен ачтылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саклык банкы идарә рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашты. 
Цифрлы даруханә Сәет Галиев, 6 адресы буенча урнашкан. Дару препаратлары хабы склады мәйданы 582 квадрат метр. Объект онлайн һәм офлайн форматында. Даруларны кушымта аша заказ биреп, аларны Казанда өйгә сәгать эчендә китерәчәкләр, яки шушында килеп тә даруларны алып китәргә мөмкин. Биредә дару гына түгел, сәламәтлек, матурлык өчен продукция дә сатылачак. Ассортиментта 18 мең төрле препарат. 


«Без шундый хезмәт барлыкка килүен белгәч, шушы эшкә тотындык, бу зур кызыксыну гына түгел, зур ихтыяҗ да. 65 яшьтән өлкәннәр бит даруларны күбрәк куллана. Бу даруханәдә 18 мең төрле дару, бер сәгать эчендә китереп тә бирәләр. Без электрон формада рецептлар бирү юнәлешендә дә эшлибез. Бу даруларны китерү мөмкинлеге, бер яктан, сыйфат, ассортимент булса, икенчедән, тизлек», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шушы программа өчен рәхмәтен җиткерде. «Якын арада республикада шундый ун хаб барлыкка киләчәк», - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, мондый хезмәт халыкның даруларга ихтыяҗын тәэмин итүдә уңай чагылыш табачак. «Сәламәтлек саклауда башка технологияләр дә бар. Без бу технологияләр медицина персоналы эшен ничек тизләтә алын күрәбез. Без сәламәтлек саклау системасы нинди эш күләме белән эшләгәнен күрәбез», - диде.
Даруханә көн саен 1 меңнән артык заказ буенча хезмәт күрсәтәчәк. Эшкә 20 ләп курьер кушылган. Хәзер рецептлар буенча дару бирү системасы эшләнә. Ике ел дәвамында республиканың зур шәһәрләрендә тагын ун даруханә ачылышы көтелә. Илдә 185 шәһәрдә шундый 307 даруханә булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса