Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өч айлык кызын кыйнаган атаны хөкем итәләр

Казанның Киров районы суды 23 яшьлек Евгений Абдрахмановка карата җинаять эшен ябык режимда карауга кереште. Ул кечкенә кызын бик каты кыйнаган, дип хәбәр итә «Акцент» хокук саклау төркеме. Җинаять эше материаллары буенча апрель һәм июнь айларында Евгений Абдрахманов 2016 елның февралендә туган кызын кыйнаган. 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә ир-ат...

Казанның Киров районы суды 23 яшьлек Евгений Абдрахмановка карата җинаять эшен ябык режимда карауга кереште. Ул кечкенә кызын бик каты кыйнаган, дип хәбәр итә «Акцент» хокук саклау төркеме.

Җинаять эше материаллары буенча апрель һәм июнь айларында Евгений Абдрахманов 2016 елның февралендә туган кызын кыйнаган. 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә ир-ат чираттагы тапкыр өч айлык кызын кыйнагач, баланың әнисе ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар баланың иңбаш сөяге, кабыргасы сынуын һәм башы җәрәхәтләнүен ачыклаган.

Җинаять эше "Сәламәтлеккә авыр зыян китерү" һәм "Кече яшьтәге баланы үтерергә омтылу", шулай ук "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын үтәмәү" маддәләре буенча тикшерелгән. Ир-ат гаебен таныган һәм балага рухи зыян өчен түләргә әзерлеген белдергән. Суд Абдрахмановны кулга алу срогын 2017 елның февраленә кадәр озайткан.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса