Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда бәйрәм салюты аттырылганда Салават Татарстанга багышланган җыр башкарды

30 августта Татарстан халкы Республика көнен һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итте.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм программасы салют белән тәмамланды. Бу вакытта Казансу ярындагы бәйрәм сәхнәсендә Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды.

«Казан көзе» X Халыкара опера фестивале тәмамлануга сәхнәгә чыккан җырчы тамашачыларны Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте. Салават Татарстанга багышланган танылган җырны башкарганда Казансу елгасы өстендә 300 тапкыр салют аттырдылар.

«Казан көзе» фестивале Татарстанның халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан ел саен оештырыла. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса