Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда беренче полилингваль мәгариф комплексы ачылды

Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүле «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку үзәге ачылу уңаеннан үзенең сәламләү хатын юллады. Тантаналы линейкада ТР Президенты сәламләвен ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укыды.

«Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. 1 сентябрь көнне балаларыбыз өчен яңартылган уку йортлары ишекләрен ачсын өчен без ел дәвамында зур эш башкарабыз. Бүген урта сыйныф укучылары өчен бу искиткеч мәктәпнең яңа корпусын ачабыз», – диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа мәгариф оешмасы бинасында күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео- һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар. «Болар барысы да сезгә, кадерле балалар, фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт дөньясына керергә мөмкинлек бирәчәк, анда сезне укытучыларыгыз озатып йөриячәк», – дип ассызыклады ул.

ТР Президенты укучыларга яңа уку елының алар өчен нәтиҗәле, ачышларга һәм яңа казанышларга бай булуын, шатлык китерүен теләде.

Полилингваль мәгариф комплексын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ. б. катнашты.

Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165нче номерлы мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга исәпләнгән төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, Бичурин урамныда 800 урынга исәпләнгән билингваль мәктәп һәм Бондаренко урамында 1 224 урынга исәпләнгән яңа полилингваль мәктәп. Соңгысы составында чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен 240 урынга исәпләнгән интернат эшләячәк.

Моннан тыш, комплекс составына балалар бакчалары һәм 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәге керәчәк, ул “Пламя” балалар лагере базасында оештырылачак.

Мәктәптә аерым фәннәрне укыту инглиз телендә алып барылачак: өченче сыйныфтан – музыка һәм технология, җиденче сыйныфтан – биология, география һәм математика фәннәре.

Татарстанда 2024 елга алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Аларның икесе – Казанда, берсе Алабугада, тагын Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшләячәк. Комплекслар составына, мәктәпләр белән беррәттән, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керәчәк.

Киләчәктә полилингваль мәктәпләр ассоциацияләнгән мәктәпләренең халыкара ЮНЕСКО системасына интеграцияләү планлаштырыла.

«Алымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты республикада 2019 елдан тормышка ашырыла. Ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән күтәреп чыгылды, аны РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса