Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда бер хатын-кыз троллейбуста битлек киюдән баш тартып, җәнҗал чыгарган

Низаг видеосы социаль челтәрләрдәге аккаунтларда барлыкка килде.

Казанда пассажир хатын-кыз троллейбуста битлек киюдән баш тартып, җәнҗал чыгарган. Әлеге видеоролик социаль челтәрдә барлыкка килде.

Кардларда күренгәнчә, пассажирлар белән тулган троллейбуста бер хатын-кыз бара. Медицина битлеге аның иягенә генә эленеп куелган, авызы да, борыны да капланмаган.

Пассажирлар аннан саклану чарасын дөрес итеп киюне сорый, үз-үзен тотышы белән ул үзен башкалардан өстен куя дип аңлатырга тырышалар. Әмма бу дәлилләр кире ханымга тәэсир итми. Ул үзен сәламәт һәм беркемгә дә авыру йоктыра алмавында ышандыра.

Шуннан соң пассажирлар бу ханымны җәмәгать транспортыннан чыгарып җибәрергә тәкъдим итә һәм аңа үз автомобилендә йөрергә киңәш бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса