Казан яшь гвардиячеләре фонарьлар белән шәһәр һәм республика исемнәрен язды
Яшьләр «КАМАЗ-мастер» командасы җибәргән флешмобны хупладылар.
Татарстанның яшь гвардиясе «КАМАЗ-мастер» командасы җибәргән флешмобны хуплады. Казан ишегалларының берсендә активистлар фонарьлар белән «Казан», «Татарстан», «Россия» һәм Putin team язмаларын күрсәттеләр.
«Без Казаныбызны, Татарстанны, Россияне яратабыз. Нәкъ менә шушы төп сүзләрне без үз акциябездә чагылдырырга булдык», - диде Татарстанның Яшь гвардиясе җитәкчесе Дамир Бариев.
Ул ассызыклаганча, «КАМАЗ-мастер» - үрнәк алырлык команда, шуңа күрә яшь гвардия аларның флешмобын хупларга карар кылган.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/13-02-2021/kazanskie-molodogvardeytsy-fonarikami-napisali-nazvaniya-goroda-i-respubliki-5806237
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа