Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан янындагы шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булган

Иртән иртүк Богородский авылы Комаров урамында шәхси йорт янган.

Иртән иртүк Казан янындагы Богородский авылы Комаров урамында шәхси йорт янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Хәбәр иртәнге 5.46 сәгатьтә янгыннан коткару 101 номерына килгән. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Тиздән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә алган. Йортның янган калдыкларында 64 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның хатыны яна торган йорттан чыгарга өлгергән. Хәзер янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Моңа кадәр «Татар-информ» Казанның Энергетиклар урамындагы торак йортта янгын булуы турында хәбәр иткән иде. Янгын сүндерүчеләр подъездда көчле төтен булу сәбәпле мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган биш кешене, шул исәптән бер баланы коткардылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса