Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Казан утлары» журналы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әдәби конкурс башлый

«Илең турында уйла» бәйгесендә җиңүчеләр 100 мең сумга кадәр премия алырга мөмкин.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан итә.

Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя бирү, фашизмны тар-мар итү елъязмасын дәвам иттерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында уздырыла, дип хәбәр итә журнал редакциясе.

Конкурс бер турда 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү — 2020 елның 17 декабрендә. Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен kazanutlari@yandex.ru адресына юллый яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала. Сюжет яңалыгы, язучының зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, композиция, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге күздә тотыла. Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында, укучыларының уңышлы әсәрләре журнал сайтына эленәчәк.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен «Казан утлары» журналына 2020 елның беренче яки икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция нөсхәсен (скан вариантын) да беркетергә тиешләр.

«Повесть» номинациясендә премияләр:

  • I урын — 100 мең сум.
  • II урын — 80 мең сум.
  • III урын — 60 мең сум.
  • Өч кызыксындыру премиясе — егермешәр мең сум.

«Хикәя» номинациясендә премияләр:

  • I урын — 50 мең сум.
  • II урын — 40 мең сум.
  • III урын — 30 мең сум.
  • Өч кызыксындыру премиясе — унбишәр мең сум.

Мәктәп балалары арасында «Шигырь» номинациясендә премияләр:

  • I урын — 12 мең сум.
  • II урын — 10 мең сум.
  • III урын — 8 мең сум.
  • Өч кызыксындыру премиясе — бишәр мең сум.   
  • Солтан Исхаков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса