Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан тагын ярышка әзерләнә

Быел 7 - 8 ноябрьдә Татарстан дөньякүләм акробатик рок-н-ролл үзәгенә әвереләчәк. Биредә әлеге спорт төре буенча Дөнья һәм Европа чемпионаты, шулай ук Европа беренчелегенә ярышлар узачак.

Бу бик тә мәртәбәле турнирны уздыру хокукын Казан 2014 елның декабрендә Россия кубогына ярышларны искиткеч югары дәрәҗәдә уздырганга күрә яулаган иде. Ул вакытта Татарстан башкаласына төрле категория һәм яшь төркемнәренә караган 1 меңнән артык спортчы килгән иде. Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе җитәкчеләре турнирны оештыру дәрәҗәсеннән бик канәгать калып, халыкара ярышларны үткәрүне дә ышанып тапшырырга була дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

Быелгы ярышларда планетабызның иң көчле спортчылары көч сынашачак. Бу нәниләрдән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр һәркем өчен онытылмас тәэсирләр калдырырга вәгъдә итә.

Ярышларда катнашучылар акробатик рок-н-роллның "Формейшн- девушки", "Формейшен-микс" кебек элиталы төрләрендә чыгыш ясаячаклар. Командалар хореография элементларыннан һәм катлаулы акробатик очыш трюкларыннан торган өчәр минутлык программа белән чыгыш ясаячаклар. Бүгенге көнгә 7 ил спортчыларыннан заявкалар кергән инде. Турнирда 600дән артык спортчының катнашуы көтелә.

Сүз уңаеннан. Ярышлар уздыру өчен Казанга берничә тонна махсус техник конструкцияләр, шулай ук тавыш һәм яктылык җиһазлары китертәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса