Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан Россиядә апрель аенда сәяхәтләр өчен популяр булган шәһәрләр унлыгына керде

Рейтинг өчлегендә Алушта, Санкт-Петербург һәм Анапа шәһәрләре бар.

Россия халкы киләсе айда ял итәргә ниятләгән шәһәрләр рейтингында Казан алтынчы урынны алды. Бу хакта tvil.ru торак броньлау сервисы тикшеренү мәгълүматларыннан күренә.

Татарстан башкаласы Алушта, Санкт-Петербург, Анапа, Кисловодск һәм Гагры шәһәрләрен узды. Алардан тыш, унлыкка Калининград, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Красноярск керә.

Туристлар еш кына шәһәр кунакханәләрендә туктала – андыйлар 54,12 процент, тагын 36,28 проценты фатирларны броньлауга өстенлек бирә һәм бары тик 8,69 проценты йортларны сайлый.

Сервис мәгълүматлары буенча, россиялеләр Казанда кунакханәләрне броньлый торган уртача вакыт 3,3 төн тәшкил итә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса