Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан Кремлендә Татарстанның 48 гаиләсен бүләкләү оештырылды

«Ана даны – Материнская слава» медальләрен дүрт күп балалы әни алды.

Казан Кремлендә Татарстанның 48 гаиләсен бүләкләү оештырылды. Аларның күбесе – күп балалы. «Ана даны – Материнская слава» медальләрен дүрт күп балалы әни алды.

«Сез – гаилә нинди булырга тиешлеге үрнәге. Гаилә – дәүләтнең нигезе, бу иң мөһиме. Бу көнне безнең һәрберегезгә республикабызга керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтергә мөмкинлегебез бар», – диде Рөстәм Миңнеханов, җыелганнарны сәламләп.

Быел республика ЗАГС хезмәткәрләре 760 парны хөрмәтләделәр. Шуларның 515 пары Алтын туйларын – бергә гомер итүләренең 50 еллыгын, ә 126 пар 60 еллыгын билгеләп үтте.

Ел саен Казанда Республика көне алдыннан уза торган кабул итү, ул быел ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланган иде, Татарстан Президенты белән бергәләп фотога төшү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса