Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан Кремле янында йөрәк формасында триколор ясаганнар

Бу рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.

Гашыйклар көнендә Казан Кремле урнашкан калкулык битендә карда йөрәк формасында триколор ясап куйдылар.

«Бу үзеңнең сөйгәнеңә мәхәббәт белдерү өчен генә түгел. Без, патриотик оешма буларак, үз Ватаныбызга, илебезгә мәхәббәт белдерергә һәм йөрәк формасында триколор ясарга булдык», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Һава шартлары бозылган очракта, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәсен өчен рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.


Динар Бариев сүзләренчә, триколор килешеп куелган, оешма алдан гариза биргән һәм аны хуплаганнар. Карда йөрәк формасындагы триколорның күпме ятачагы һава шартларыннан тора.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/14-02-2021/pod-kazanskim-kremlem-poyavilsya-trikolor-v-forme-serdtsa-5806271

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса