Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуда шик юк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов

Президент социаль челтәрләрдә, матбугатта бу мәсьәлә буенча эшне киңәйтергә күрсәтмә бирде.

Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуында бер шик юк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Аның сүзләренчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүдә Казан шәһәре ролен киметү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. «Советлар Союзы фәне, төрле заводлар, госпитальләр…Әлбәттә, без „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ исеме өчен көрәшәчәкбез, безнең башкала моңа лаек булуында бер шик юк. Без мөрәҗәгатьләр юлладык», — диде Президент.

Ул социаль челтәрләрдә, матбугатта бу мәсьәлә буенча эшне киңәйтергә күрсәтмә бирде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казанга бу исем бирелмәсә, гадел булмаячак. «Чынлыкта Казан Җиңү өчен күп эшләде. 700 мең татарстанлының 350 меңе әйләнеп кайтмады. Казан мондый югары исемгә лаек булса, республика ала дигән сүз», — диде ул.

«Кайбер илләр совет сугышчысы һәм тыл хезмәтчәненең ролен киметергә җыена, без моның белән килешә алмыйбыз. Россия Президенты да катгый тора, без дә патриот булырга тиеш», — дип басым ясады ТР Президенты.

Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга илкүләм түләүләргә өстәп, республиканың сугышта катнашучыларга 25 мең, тыл хезмәтчәннәренә 5 мең өстәп бирүен искәртте. «Төрле орашулар, чаралар үткәреп, бу сорауларны контрольдә тотарга тиешбез», — диде.

Казан мэры Илсур Метшин да казанлыларның сугыш елларында фронтны барлык кирәкле әйбер белән тәэмин итеп торганын билгеләп узды. «Казанның бу исемгә дәгъва итүенә бөтен ныклы сәбәпләребез бар», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса