Казан – Чиләбе: очасыгыз киләме?
"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Казаннан Чиләбегә һәм Новосибирскига өстәмә яңа рейслар ача. Моңа кадәр Казан - Чиләбе, Чиләбе - Новосибирск маршруты буенча атнага ике тапкыр: пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрдә 50шәр пассажир сыйдырышлы судноларда рейслар ясала иде инде. Сорау зур булу сәбәпле, хәзер һәр дүшәмбе саен тагын бер очыш ясалачак, дип хәбәр...
"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Казаннан Чиләбегә һәм Новосибирскига өстәмә яңа рейслар ача.
Моңа кадәр Казан - Чиләбе, Чиләбе - Новосибирск маршруты буенча атнага ике тапкыр: пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрдә 50шәр пассажир сыйдырышлы судноларда рейслар ясала иде инде. Сорау зур булу сәбәпле, хәзер һәр дүшәмбе саен тагын бер очыш ясалачак, дип хәбәр итәләр "ЮВТ АЭРО" матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа