Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Касыйм һәм Әлфия Аксеновларның зур һәм тату гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр

Касыйм Шәйсолтан улы белән Әлфия Мәгъсүм кызының кунакчыл йортында һәрвакыт җылылык белән каршы алалар, ярдәм итәләр.

Касыйм Шәйсолтан улы Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, төзелеш компаниясенең күчмә механизацияләнгән колоннасында (ПМК) башта шофер, аннары кранчы, экскаваторчы булып эшли.

Әлфия Мәгъсүм кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанда аш-су остасы-кондитер белеме ала, балалар бакчасында шеф-повар, хуҗалык мөдире булып эшли. 24 елга якын тормышын ул үзенең яраткан эшенә багышлый. 

Ир белән хатын үз балалары һәм оныклары өчен үрнәк.
Юбилярларның өч баласы бар: уллары Марат, кызлары Альбина һәм Руфина. Аксеновларның 7 оныгы — Илнур, Җәлил, Рауль, Алсу, Давыт, Диана, Данил — аларның горурлыгы.

Касыйм Шәйсолтан улы белән Әлфия Мәгъсүм кызының кунакчыл йортында һәрвакыт җылылык белән каршы алалар, ярдәм итәләр. 

Алтын юбилей хөрмәтенә ир белән хатынның исемнәре Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гаиләләр китабына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса