Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карагыз, күрегез, шаккатарсыз

31 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 20 сәгатьтә Җирдән нибары 490 километр ераклыкта гына астероид очып үтәчәк, дип хәбәр итә "AstroAlert". Бу күркәм манзара бигрәк тә Россия халкына, аның төньяк регионнарында яшәүчеләргә ачык күренәчәк. Мәскәүдә исә астероидны "Җидегән йолдыз" ("Большая Медведица") йолдызлыгында 19 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр күзәтеп булачак. "2015 ТВ145"...

31 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 20 сәгатьтә Җирдән нибары 490 километр ераклыкта гына астероид очып үтәчәк, дип хәбәр итә "AstroAlert".
Бу күркәм манзара бигрәк тә Россия халкына, аның төньяк регионнарында яшәүчеләргә ачык күренәчәк. Мәскәүдә исә астероидны "Җидегән йолдыз" ("Большая Медведица") йолдызлыгында 19 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр күзәтеп булачак.
"2015 ТВ145" космик җисемен белгечләр моннан өч атна элек күргәннәр. Диаметры чама белән ярты километр диләр. Мондый үлчәмле астероидлар, гадәттә, Ай орбитасыннан 10 елга бер мәртәбә очып үтәләр икән.
Галимнәр фаразынча, ул очу вакытында күп микъдарда үзенең очучан матдәләрен, ягъни койрыгын югалткан комета булырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса