Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Караңгыдан – яктыга

Наркомания гаиләләрне җимерү, язмышларны аяныч хәлгә төшерүдә киң колач белән эшләвен дәвам итә. Шулай да әлеге чирне "авызлыклап алу" теләге булган кешеләргә мөмкинлек кала әле. Мисал өчен, "Аноним наркоманнар" җәмгыятенә барырга була. Язмабыз герое нәкъ шулай эшләгән дә.

"Аноним наркоманнар" - наркотикларга бәйле кешеләрнең яңа тормыш башлаганда бер-берсенә ярдәм итү максаты белән даими рәвештә очрашып тору өчен махсус булдырылган җәмгыять ул. Җәмгыять әгъзалары анда йөргән өчен бернинди взнос та түләмиләр, сәяси, дини һәм хокук саклау юнәлешләрендә бернинди эшчәнлек тә алып бармыйлар.
Сүз уңаеннан, безнең шәһәрдә "АН" узган елның март аенда оешкан иде. Бирегә наркотиклар тормышларында җитди проблемага әйләнгән кешеләр килә. Безне уртак чир, уртак бәла берләштерә һәм бергәләп сәламәтләнү, яктыга чыгу юлларын эзлибез. Һәм бу афәттән котылу юлы барлыгын әле наркотиклар кулланучы кешеләргә дә җиткерергә телибез. Яше, милләте, матди статусы нинди булуга карамастан, безгә һәркем килеп кушыла ала. Без "Аноним наркоманнарның 12 адымы" дигән программа буенча эшлибез.
Наркоман наркотик матдәләр кулланудан туктаса, без моны могҗизага тиңлибез. Хәсрәт юлына кабат әйләнеп кайтмау да булмаслык хәл түгел. Шуңа да сәламәтләнеп килүче наркоманнар арасыннан берсенең язмышы белән сезне дә таныштырасыбыз килә. Үз хәле турында Светлана сөйли: "Мин наркотикларны 1987 елда куллана башладым. Тормышымда моның проблемага әйләнгәнен аңлауга, үзем аннан арынмакчы булдым, әмма омтылышларым кыска вакытлы булып, ул вакытта алкоголь куллануга күчә идем. Алкогольнең минем өчен шул ук наркотик икәнлеген аңламый идем әле мин. Иректән мәхрүм итү урыннарына барып эләккәч, тормышымны җимергән нәрсә наркотик һәм моннан ары аңа юл куймаячакмын дип, үземә сүз бирдем. Әмма иреккә чыгуга, тагын "доза" эзләп киттем. Менә шунда мин чир каршында үземнең көчсез икәнемне аңладым, шунда котылырыма ышанычны җуйдым. "Аноним наркоманнар" оешмасы бар икәнен белгәч, ул ышаныч тагын уянды миндә. "Рассвет" төркеме җыелышларына йөри башладым, менә 8 айдан артык инде яңача
яшим, наркотиклардан да, исерткечләрдән дә үземне бәйсез хис итәм. Һәр туар көнгә шатланам. Үземне җәмгыятьнең тулы хокуклы вәкиле дип саныйм".
Наркотиклардан котылырга телисезме? "Аноним наркоманнар" сиңа да ярдәм итәр.
Телефон: 8-904-673-17-90; е-мail: mko-chelny@yandex.ru
Фото бизәү өчен бирелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса