Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Карабашта яшәүче Рамия Дәүләтшина өч ел рәттән районның иң алдынгы почта хезмәткәре исеменә лаек

Карабаш авылы почта бүлекчәсе җитәкчесенә шалтыратып сөйләшкәч тә, аның ягымлы тавышы, Рамия ханым йомшак күңелле, игелекле, ярдәмчел кеше булуын аңладым.

Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге челләдә дә, карлы, яңгырлы көннәрдә дә халыкка хезмәт итәләр. Авыр сумкаларын күтәреп, өйдән-өйгә яңа табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә кешеләр район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышалар, рухи азык туплыйлар.

Карабаш авылы почта бүлекчәсе җитәкчесенә шалтыратып сөйләшкәч тә, аның ягымлы тавышы, Рамия ханым йомшак күңелле, игелекле, ярдәмчел кеше булуын аңладым.

— Почтада 30 елдан артык эшлим. Оператор булып эшкә урнаштым, ә 2012 елдан Карабаш почта бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләделәр. Хезмәтем авыр дип зарлана алмыйм, чөнки яраткан эш кыенлыклар тудырмый, — дип сүзен башлый 1991 елдан почта хезмәткәре булып эшләүче Рамия Дәүләтшина. — Почтальон эше бик җаваплы анысы. Матди җаваплылык бездән төгәллек, намуслылык таләп итә. Үземә җиткерелгән планны беркайчан да үтәми калганым юк. Почта бүлегендә эшләү үзеңне кешеләргә кирәк итеп тоярга да булыша. Оешмабыз тулы социаль пакет, профсоюз ярдәмен тәэмин итә, шулай ук карьера үсеше һәм йорт янында эшләү мөмкинлеге дә бирә.

Почта бүлеге хезмәткәренең эшендә иң кыены, мөгаен, монда килгән һәр кеше белән уртак тел таба алудыр. Ләкин монда эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләү — стимул өсти (аны 2023 елның сентябреннән арттыралар).

— Безнең районара почта предприятиесенә (МРП) Бөгелмә, Лениногорск, Баулы һәм Ютазы районнары керә. Аның җитәкчесе —— Дмитрий Әнәс улы Абдуллин. Мин хезмәт иткән Карабаш почта бүлекчәсендә 1 элемтә операторы һәм 4 почтальон эшли. Элемтә операторы вазифасына почта хезмәтләре буенча бүлекчә клиентларына консультацияләр бирү, шулай ук «бердәм тәрәзә системасы» буенча хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтү керә. Ул шулай ук түләү, кредит рәсмиләштерү, телеграмма тапшыру яки дәүләт хезмәтләренә керергә ярдәм итү кебек эшләр дә башкара. Почтальон — Россия Почтасының иң җаваплы һөнәрләренең берсе. Алар хатлар, басмалар, түләү кәгазьләре, пенсияләр һәм пособиеләр тараталар, — дип дәвам итә Карабаш почта бүлеге җитәкчесе.
Рамия Мөхәтдис кызы Дәүләтшина зур һәм тату гаиләдә туа: аның бер абыйсы һәм 5 апасы бар. Кешеләрнең тормышлары төрлечә җайлаша. Бу мөлаем ханым да төрле авырлыклар кичерә, ләкин бернигә дә карамастан ул бәхетле. Чөнки ике кызын берүзе тәрбияли, аларга югары белем бирә һәм үз тормышларын корырга ярдәм итә.

— Дөресен генә әйткәндә, почтальон эшенә кечкенәдән кызыгып үстем. Тормышыма мин чиксез рәхмәтле, чөнки үзем теләгән эшкә урнашып эшли алам. Без почта бүлекчәләрен тулысынча үзгәртергә һәм барлык заманча стандартларга туры килергә омтылабыз. Россия Почтасы киләчәктә дә гөрләп үсәр һәм клиентларыбызны көтеп, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, шатланып эшләячәк дип өметләнәм. Хезмәттәшләремә сәламәтлек, иминлек, эштә уңышлар һәм рәхмәтле клиентлар, яхшы язылу һәм зур сатулар телим, — дип төгәлли сүзен Рамия Дәүләтшина.

Россия Почтасы илнең иң эре эш бирүчеләренең берсе, Татарстан Республикасында гына да төрле һөнәр ияләренең 8000нән артык хезмәткәре эшли. Почтаның иң мөһим функцияләренең берсе инде күп еллар дәвамында үзгәрешсез кала: безнең социаль юнәлешебез. Ул иң арзан аралашу чараларының берсе булып кала: почтада теләгән һәркем пенсия ала, газета-журналларга языла, хатлар һәм посылкалар җибәрә һәм ала ала. Бер үк вакытта Россия Почтасы яңа цифрлы хезмәтләр үстерә һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын даими күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса