Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карабашта май чабу бәйрәме

Карабаш бистәнең үзәк мәйданында киң колач белән кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган “Масленица” бәйрәм чарасы узды.

Авыл халкы Масленица карачкысын карарга һәм Кышны озатуда катнашырга җыелды. Коймак һәм самавырларсыз май чабу бәйрәме күз алдына да китереп булмый. Гомуми белем бирү учреждениеләре үзләренең төрле эчлек белән пешерелгән коймакларын һәм тәм-томнарын тәкъдим иттеләр.

Үзәк мәйданда мәдәният йорты тарафыннан әзер-ләнгән күңел ачу театральләштерелгән программасы барганда, балалар “Нефтьче” спорткомплексы оештырган спорт уеннарында катнашты.

Бәйрәмнең кульминациясы – кыш белән саубуллашу булды. Аның карачкысын күптәнге традиция буенча, сәламәтлек, тынычлык һәм мул уңыш теләп әйлән-бәйлән уйнап, яндырдылар. Бу бик якты, матур, истә калырлык, кызыклы, мавыктыргыч уеннар һәм җыр-биюләр белән үткән бәйрәмне халык яратып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса